
Дилбәр Булатова "Көтәрмен дигән идең..."
Аларны быел 1нче сентябрьдә икесен бергә утыртып куйдылар бит. Камилә тәрәзә янын сайлады. Ныклабрак күз салсаң, ул, гүя, картинадагы кыз: чәчендә кояш нурлары чагыла. Тәрәзә рамы – гүя шул сихри картинаның рамы. Мәктәпнең каен аллеясе – арткы пландагы пейзаж. Ә Камилә – Леонардо да Винчиның Мона Лизасы. Дөнья шулкадәр ямьле – шатлыктанмы, бәхет хисеннәнме, башлар әйләнә. Юк, бәхет түгел, бәхетне көтү, сизү хисеннән. Хисләр күкрәккә генә сыймый, иңнәргә, әйтерсең, канат үскән! Сабакташлары бу икәүнең арасында нидер барлыгын былтыр ук сизеп алды. Бу икәү үзләре моны аңлаганчы ук. Ләкин бер сүз дә дәшмәделәр. Радим гына, таза гәүдәсен селкетә-селкетә, балалар бакчасындагы кебек, үртәр, ирештерер иде: – Һе, Камил белән Камилә! Кияү белән кәләш!
41
0