Күңелем җылы тели.

Күңелем җылы тели.

6 нчы көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Эшем бар.  – Ә ник елыйсың? – Еламыйм... Бәхеткә, якын-тирәдәге машиналар сигнал бирә-бирә кузгалып китә башлады. Күпер ачылган, күрәсең. Бу Әмиләне егетнең сорау алуыннан, бигрәк тә аның сынаулы карашы коллыгыннан коткарды. Як-ягына күз салгач, ул да алдына әйләнеп, ачкычын борды. Мең төсле утлар белән балкыган шәһәргә алар төн авышуга гына килеп керде. Юлдагы өзелеп калган сөйләшүдән соң берсе дә ләм-мим эндәшмәде, көй артыннан көй тыңлап, һәрберсе үз уйлары чолганышында булды.

Тэглар:

44

0