6 нчы көн. Син икәнсең

6 нчы көн. Син икәнсең

- Сез яшермәгез, дөресен әйтегез. Мин белергә тиеш... Чөнки әзерләнергә кирәк. Туй бит... Табиб язуыннан туктап каршында утырган хатынга күтәрелеп карады: - Туй?! Нинди туй? - Шулай... Һәр кешенең өч туе була. Башта бәби туе, аннары никах туе. Аннары соңгы туй... Беренче туйга әниләрең әзерләнә, икенчесенә бергәләп. Ә өченчесе үзеңә кала... Миңа әзерләнергә кирәк. Сез дөресен әйтегез. Күпме? - Нәрсә күпме? Мин ришвәт алмыйм. Аннары бу шундый диагноз... Аны бернинди акча, бернинди байлык та җиңә алмый. Әллә кемнәр китә. Патшалар да... Табиб кабат башын иеп язуына кереште. Каршысында утырган авыруның үткен, туры карашын күтәрү авыр иде. Гүя гаепли, рәнҗи. "Тизрәк чыгып китсен иде инде ичмасам", - дип уйлады табиб. Инде ничәнче тапкыр бу һөнәрне сайлавына үкенде. Үлемне җиңәргә теләп, өстенә ак халат кигән, антлар биргән иде, тик һаман үлем түгел, ул җиңелә... - Сез миңа шуны әйтегез... Яшермичә, дөресен әйтегез: миңа күпме яшәргә калды? - дип сорады хатын. - Ничә ай? Бәлки көн... Күпме? - Иртәгә үк... - Иртәгә?! Мин өлгерә алмыйм... - Насыйрова! Тыныч кына тыңлап бетерегез, зинһар. Иртәгә сез анализлар тапшырасыз. Соңга калмагыз, лабораторияләр унга кадәр генә эшли. Берсекөнгә үк миңа киләсез. Казанга направление язарбыз. Операцияне кичектерергә ярамый. Хатын гүя аны ишетмәде. - Миңа күпме яшәргә калды? - дип үҗәтләнеп соравын кабатлады. - Операция ясатмасагыз, ике ай. Күп дигәндә ярты ел. Аңлыйсызмы шуны? - Мин анализлар тапшырмыйм... Пычак астына да кермим... Барыбер үләсе. Тегеләй дә, болай да... Хушыгыз!

Тэглар:

35

0