6 нчы көн. Син икәнсең

6 нчы көн. Син икәнсең

Әйберләр алынды. Барысы да таслап-таслап тезеп куелды. Кемгә нәрсә биреләсе бәйнә-бәйнә аңлатылып язылды. Алсинәне озатырга килүчеләр үпкәләмәс, барысын да алдан кайгырткан дип рәхмәт әйтерләр, туганнарына мәшәкать кимер. Тик кайдан, ничек белерләр соң алар Алсинәнең үлгәнен? Кем хәбәр итәр аларга? Менә кайда икән ул ялгыз яшәүнең яман яклары! Әлегә хәтле Алсинәне бу мәсьәлә һич тә борчымый иде, инде тәмам пошаманга төште. Әле үткән җәйдә генә йортларында кот очарлык хәл булган иде: икенче подъездда япа-ялгыз яшәп ятучы Арсений Петрович дигән адәм үлеп, атна буе өендә череп-таралып яткан. Яман ис килә башлагач кына, МЧС чакыртып, ишеген ватып кергәннәр. Кортлап беткән гәүдәсен көч-хәл белән идәннән кырып-себереп алганнар икән... Бозылган мәет исе ай буе исәннәрне укшытып торды... Әгәр Алсинә белән дә шундый хәл килеп чыкса?! Аллам сакласын! Телефон кертергә кирәк. Ләкин бу тиз генә була торган эш түгел, айлар гына түгел, еллар буе көтәргә туры килмәгәе. Булсын иде әле ул еллар, "ых" та итми көтәр иде Алсинә. Тик юк бит... Кесә телефоны алырга кала инде. Урамда учлары белән сөйләшеп йөрүчеләргә элек көлеп карый иде, инде үзенең дә башка чарасы юк. Диңгез буена барырга дип ничә ел җыйган акчасы иң соңгы туена, каберенә керәчәк тә бетәчәк... Ялгышты Алсинә, ах, ялгышты!!! Киләчәк белән түгел, бүгенге белән яшисе булган икән! Бүген бәйрәм итәм, бүген диңгезгә барам, бүген яратам, бүген сөеләм, дип. Иртәгә дә иртәгә дип яшәү хата булган. Нинди зур үкенеч: гомере яшәргә әзерләнеп үткән дә киткән, ә чынлыкта яшәлмәгән дә...

Тэглар:

38

0