Ләбиб Лерон "Светофор - тәмлетамак!?"

Ләбиб Лерон "Светофор - тәмлетамак!?"

Светофордан Сорадым бүген: — Нигә кып-кызыл Синең бер күзең? Елмаеп, миңа Ул болай диде: — Кызыл помидор Ашаган идем... Светофордан Сорадым тагы: — Икенче күзең Нигә сап-сары? Елмаеп, янә Ул болай диде: — Иртән лимонлап Чәй эчкән идем... Сорамый тагы Буламы түзеп: — Нигә ямь-яшел Өченче күзең? Балкып елмайды Һәм әйтте аннан: — Ашаган идем Ямь-яшел алма... Шаярта ла ул — Беләм ич инде! ...Шулай да торам Ялап ирнемне.

Тэглар:

38

0