Гөлүсә Шаһбан "Кеше күңеле"

Гөлүсә Шаһбан "Кеше күңеле"

Кеше күңелен сандык кебек Карап булса иде ачып, Булыр иде буш сүзләрдән, Юк җаннардан кайчак качып. Үлчәнер иде кайвакыт Әйткән сүзләр, кылган эшләр. Дошманга әйләнмәс иде Дус булып йөргән кешеләр. Кеше күңелен сандык кебек Ачып бер күз салсаң иде, Яхшы гамәлләрне өстәп, Начарларын алсаң иде. Кеше күңеле серле урман, Булсын иде шунда кереп, Ни бар анда, ни юклыгын Булсын иде тик бер күреп. Булмас иде бер-береңә Юктан гына рәнҗеп калу, Булмас иде гайбәт сүзләр, Бер сәбәпсез яла ягу. Күңелләргә ишек булса, Булыр иде күзәтергә. Куркып тормас идек кайчак Дәшәргә йә сүз әйтергә. Кеше күңеле серле сандык, Төпсез диңгез, кара урман, Аның эче үзе белгән Серләр белән генә тулган.

Тэглар:

36

0