6 нчы көн.

6 нчы көн.

#әдәбимарафон2025 Хәтеремдә: ул көн болытлы иде. Аз гына яңгыр сибәләп тора. Тирә-якта Белоруссия кыры. Урылмаган игеннәрнең башлары түбән иелгән. Алар шулай моңланып, җирнең кайгылы зарын тыңлап торалар кебек. Юл буенда һәм кырда янган машиналар, танклар аунап ята. Арыш арасыннан зенитка көпшәләре күренеп кала. Күз күреме җитә алган һәр җирдә окоплар, базлар һәм балчык өемнәре зур-зур каберләргә охшап торалар. Урманнар өстендә төтен болытлары асылынган, янып каралган агачлар күңелгә авыр моң салалар. Моннан кичә генә сугыш узган. Кая гына карасаң да, үлгән иптәшләрнең гәүдәләре ята. Алар, күккә карап, гүя кемнедер көтәләр. Алар өстендә инде каргалар өере оча. Ә еракта туплар гөрселдәве ишетелә. Кургаш төсле авыр соры болытлар эчендә яшен ялтырап китә. Һавада самолётлар гөрләве яңгырый. Сугыш үзенең юлын дәвам итә. Сугыш җирдәге бар тереклекне ут белән кырып бара, артыннан көл генә кала. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #НәбиуллаХәсәнулыДәүләтшин #Яшәүбеләнүлемарасында #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы

Тэглар:

41

0