Алтынчы көн XXXIII нче дөньякүләм #әдәбимарафон Миргазиян Юныс "Әсәрләр" китабына кертелгән "Табу һәм югалту" повестыннан өзек

Алтынчы көн XXXIII нче дөньякүләм #әдәбимарафон Миргазиян Юныс "Әсәрләр" китабына кертелгән "Табу һәм югалту" повестыннан өзек

Ә бит ниһаять, тәрәзә капкачлары да буяу күрүгә ирешкәннәр. Йортны такта белән тышлау да, пыялалы веранда ясау да модага кереп киткән. «Нигә йортларны ике катлы итеп салмыйлар икән? дип уйлады Габдрахман. - Жылытырга уңайлы булыр иде, урын да әз кирәк ике катлы йортка». - Урам шушымыни инде? - Кәримә, гаҗәпләнеп, урамны күзәтеп тора иде. -Әйе, кызым, шушы. -Кая соң яшел чирәм? Каз бәбкәләре кая? Урам - кантарланып беткән кара балчык. Яңгыр яуган саен юлны үзгәртә торганнар. Урамны иңләп, янәшә дүрт-биш ташландык юл сузыла...257нче бит #ӘдәбиМарафон #ӘдәбиМарафон2025 #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #ТанДимнәшрияты #МиргазиянЮныс

Тэглар:

47

0