6 нчы көн. Флера Тарханова "Син сәфәргә янә җыенасың"

6 нчы көн. Флера Тарханова "Син сәфәргә янә җыенасың"

Син сәфәргә янә җыенасың- Яңартасың моңлы чагымны, Бусагадан әле чыкмагансың- Ә мин инде үлеп сагындым. "Озакламам!"- диеп кысып кочтың, Тәнең уты мине төргәнче, Шул ялкының тагын саклап тотсын Син әйләнеп кайтып кергәнче... Сәфәреңә янә чыгып киттең- Эзләреңә кабат табынам, Көзгеләрдә калган йөзләреңә Керфекләрем белән кагылам.

Тэглар:

47

0