
6 нчы көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Шамил Бикчурин «Бер ана балалары»
- Я, Азат, бала-чагаланып утырма инде! — дип ачуланды Хәлимә ирен. Әнисе исә, улын юмалап, чәчләреннәп сыйпады. - Бирә, ул, бирә! Шулай бит, улым, бирәсең бит? - Юк, бирмим!- дип киреләнә Азат һаман. Айрат, кулын селтәп, диванга барып утыра. - Индивидуалист син, Азат, аерым хуҗалык! Зәкия әби сизеп тора: Азат юри кылана. И-и, үҗәт тә малай соң инде - абыйсын баш идермәкче булып маташа. Айраты да үтә тәкәббер, эре, энесе алдында тез чүгәргә исәпләми. Зәкия әби ишек аша икенче тапкыр күз салганда, ага белән эне шактый тынычланганнар иде. - Матурланганнар,- дип хәбәр итте өстәл җыештырып йөргән килененә каенана. Чак кына ишекне ачып тагын каравында әниләре улларын тәмам дуслашкан хәлдә күреп сөенде. Алар, нәкъ студент вакытларындагыча, кулларын бер-берсенең иңбашына салып, авызга-авыз куеп сөйләшәләр иде. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ШамилБикчурин #Алтынҗирдәятмый #Беранабалалары #хикәяләрһәмочерклар #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары
47
0