
5нче көн. Сынау
Талибның балаларын авылдан алып килеп яши башладылар. Хәзер алар биш кеше булдылар. Эшеннән ярдәм иткән акчаны да, үзенең җыйганын һәм ике бүлмәле фатирын да сатып, яхшы, зур, дүрт бүлмәле заманча фатирга күчтеләр. Бер бүлмәдә сукыр һәм ярым чукрак Эльвира ята, берсендә җиткән кыз — унбиш яшьлек Алия, берсендә ике яшьлек Таһир белән унөч яшьлек Алмаз урнаштылар. Талиб үзенә урынны залда җайлады. Таһир баштарак әнисенең бүлмәдә берүзе торганына аптырап, «әни, әйдә бу бүлмәдән чыгабыз», — дип кулыннан тарткалап карады, тик әнисенең каядыр төбәлгән күзләреннән яшь акканын гына күрде. Әнисе аны кочаклап нәрсәдер әйтергә тели, тик әйткән сүзләре аңлашылмый. Эльвира апаларын Алия белән Алмаз яхшы карыйлар, тик Эльвира апалары аларны күрүдән дә, ныгытып ишетүдән дә, сөйләшүдән дә мәхрүм. Ул кайбер гозерләрен, сукыр булса да, кәгазьгә язып аңлата. Талия балалары бусаганы атлап керәләр, атлап чыгып китеп укырга баралар. «Бусагадан да кертмим» — дигән хатынны Талия балалары ашаталар, туалетка йөртәләр, ваннада юындыралар. Нәкъ Эльвира үзе теләгәнчә, күзләре аларны күрә алмый, колагы бик начар ишетә. Әйе, бу чирне ул үзе сорап алды. Хәзер урын өстендә яткан хатын шулай икәнен аңлады, әмма берсен дә кире кайтарып булмый иде инде. Дүрт бүлмәле өйнең өчесендә тормыш кайный. Алмаз Таһирны балалар бакчасына йөртә — укырга барганда алып бара, кайту уңаена алып кайта. Алия ашарга пешерә, өйне җыештыра, әтисенең урын өстендә яткан хатынын карый, укырга да өлгерә. Ә әтиләре тормыш алып барыр өчен мал таба, акча эшли. Талибка кызы Талиянең мәктәп елларын хәтерләтә, көлүләре дә, шуклыгы да, кыюлыгы да, йөзе белән дә әнисенә охшаган. Ул Талия белән йөри башлаганда нәкь Алия кебек иде. Вакыт дигәнең сизелми дә бер җайга ага да ага. «Инде Раббым, кызым Алиянең язмышын әнисенеке кебек бәхетсез итә күрмә! — дип, эченнән уйлады ул. — Тукта, мин Раббымны искә алдым түгелме? Ә Раббым риза булырдай нәрсәләр эшләдем соң әле?» — дип, Талиб үз-үзен сүзендә тотты да, үзен ачуланып алды. Инде малаена исем куштырганнан бирле мәчет ишеген дә ачып кергәне юк икәнен исенә төшерде...
42
0