Айшанур

Айшанур

Бар җирдә шундый кешеләр Үзен яратучылар. Кеше хәленә кермичә, Үзен өстен куючылар. Әгәр шундый кешеләр, Берәр җитәкче булса, Кем икәнлеген оныта, Кулына пичәт алса. Әйтерсеңлә, алар гына Бу дөньяның тоткасы. Кеше башыннан йөри, Калмый аларның ояты. Уйламый ул киләчәген, Бүгенге белән яши. Үзен әллә кемгә куя, Тормышы аның гөрли. Барысы да бу тормышта Вакытлыча гына бит. Бар да үтә, пост та кала, Күпләр шуны белми бит.

Тэглар:

43

0