
Рәмзия Габделхакова "Син икәнсең"
5нче көн #әдәбимарафон Боларны ишеткәч, Алсинә миңгерәүләнер хәлгә җитте, исән чакта акыртып талаулары җитмәгән, теге дөньяга китеп тә котыласы юк икән. Җир астына кереп яту өчен гомерең буе җыйган байлыгың да җитмәве мөмкин. Менә ни өчен әбисенең мөлдерәмә тулы сандыгы бушап калган... Менә ни өчен аны озатканда әтисе сукранып йөргән... Кем уйлап чыгарган икән бу йолаларны? Болай да кайгылы йортны ник йолкырга-чишендерергә? Кешечә озатыгыз, диюләре шул икән... Урыс карчыгын җирләгәндә мондый хикмәтләрне күрмәгән иде кебек Алсинә. Хәер, анда барысын да Олег Иванович үзе оештырып-җайлап йөргән иде бит... #ТатарстанЯзучыларБерлеге #РәмзияГабделхакова #Синикәнсең #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #КитапРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #НурлатМарафончылары #58нчетөркем
47
0