Дилбәр Булатова "Көтәрмен дигән идең..."

Дилбәр Булатова "Көтәрмен дигән идең..."

Була икән дөньяларда мондый да матурлык! Аның хуш ис аңкытып, дулкынланып торган саргылт чәчләре… Ап-ак йөзе! Алсуланып торган бит уртасында ике мәхәббәт чокыры да бар. Тулырак нәфис иреннәр… Шул иреннәр арасыннан энҗедәй тешләрен күрсәтеп, мәхәббәт чокырларын чокырайтып, уң як кашын өскә чөебрәк елмаеп та җибәрсәме?! Барлык дөньясын оныта Камил! Әйтерсең, аның өчен әйләнә-тирәдә башка беркем дә юк. Сихерләнгәндәй, карашын Камиләнең нур чәчкән яшькелт-зәңгәр күзләреннән, елмаюлы йөзеннән аерып ала алмый. Ул моны сиздермәскә, карашын тизрәк кыздан алырга ашыга. Тик күзе аның һәр хәрәкәтен аулый. Аның һәр адымын сагалап, тын алышын тоеп тора. Үзе кагылырга да курка. Ә икең бер партада утырганда, бу –авыррак хәл.

Тэглар:

45

0