
АКЫЛЛЫ КУЯН БАЛАСЫ
XXXIII әдәби марафон, Эмир ~ 4 яшь 📖 🍃🌿☘️ Олыны - олы, кечене кече итә торган Куян баласы булган. Урмандагы бөтен җәнлекләр, хәтта хәйләкәр төлке дә аны яраткан, үзләренең балаларына: «Куян баласы кебек акыллы булып үсегез», - диләр икән. Балаларының акыллы булып үсүләрен җәнлекләр дә теләгән. Менә бервакытны Куян баласы өйдә үзе генә калган. Әнисенең кайтканын көткән-көткән дә, озаграк кайтмый торгач, күбәләкләр куып уйный башлаган. Тик күбәләкләр аңа тоттырмаганнар. Аннан песнәк баласын күргән. Ул агач башыннан егылып төшкән икән. Куян аны тәпиенә алган һәм очыртып җибәргән. Куян баласы янына күбәләкләр, песнәкләр, кошлар очып килгәннәр. - Нинди акыллы Куян баласы! Безнең янда гына кал, - дигәннәр алар. Тик Куян баласы алар янында кала алмаган. Чөнки аңа әнисе өйдән бик еракка китмәскә кушкан. 🍃 #СәмигаСәүбанова #Акыллыкуянбаласы #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #ТатарстанКитапНәшрияты #КитапРадиосы
47
0