5нче көн. Сынау

5нче көн. Сынау

Ул үзенең Талиягә суынуын тормыш мәшәкате басудан күрә иде. Алар ике көн хәтта аерым, ачуланышмыйча гына, оршышмыйча гына икесе ике бүлмәдә йокладылар. Талиб каяндыр өшкерүче белешеп, адресын табып, әби белән дә сөйләшеп кайтты. Ул бергә килергә кушып җибәрде: — Ярар, улым, иртәгә хатының белән икәү килегез, өшкереп карарбыз, Аллаһы насыйп итсә. — Ярар, әби, иртәгә без хатын белән килербез, ярдәм ит инде, тормышыбыз җимерелә бит, — дип, ялвара-ялвара әллә әбигә әйтте, әллә үз-үзе белән сөйләште. Өйгә кайткач, балалар ишетмәсен өчен, хәләлен йокы бүлмәсенә чакырып алды да: — Талия, мин бер өшкерүче әбине таптым, иртәгә килергә кушты, иртән шунда барырбыз, ярыймы? — Талиб, мин врачлар янына да, өшкерүче әбиләр янына да барып йөрмим. Мине балалар белән авылга кайтарып куй... Әнигә аерылу турында әйтми торырбыз... Сиңа «развод» кәгазе кирәксә, үзең судка гариза бирерсең, мин кул куярмын... Минем авылда... яшисем...килә...синең белән яшисем килми, нигә икәнен үзем дә белмим. — Акыллым... Талиям... син бит мине үтмәс пычак белән суясың... балалар турында уйла... аларны тере әтиләре була торып та ятим, бәхетсез итикме? Әйдә инде өшкерүче әби янына барып карыйк... тормышыбызны, гөрләп торган гаиләбезне саклап калыйк инде... минем бит... Талиям...сине югалтасым килмии..и..и..., — дип, көч-хәл белән сүзләрен әйтеп бетерде дә, ир булганнан алып беренче тапкыр күзләреннән яшь тамчылары тәгәрәп төштеләр. — Талиб, син мине шушында бәреп үтерсәң дә, беркая да барып йөрисем килми. Кайтар... зинһар, безне...авылга. Балаларның җәйге каникуллары... балалар белән авылга ял итәргә кайткан шикелле генә итеп кайтар инде... зинһар... Талиб аларны авылга, әбиләренә кайтарды.

Тэглар:

42

0