Күңелем җылы тели

Күңелем җылы тели

5 нче көн #әдәбимарафон2025 Уянып китүенә салонда дөм караңгы, машина туктап калган иде. – Нәрсә булды? Әмма аңа җавап бирүче юк. Күзләрен угалап тышка баккан иде, аптырап китте: якын-тирәдә машиналарның һәртөрлесе җыелып киткән, кешеләр тышка чыгып, кычкырышып нәрсәдер сораша, кулларын болгап сөйләшә. Нәрсәдер булган, күрәсең. Ул арада машина хуҗасы үз урынына кереп утырды. Исемен Ринат дигән иде, бугай... Шулай да исемләп дәшәргә кыймады. – Нәрсә булган? – Ә-ә, уяндыңмы, йокы капчыгы? – Аварияме әллә? – Күпердән үткәрмиләр, нәрсәседер сынган, өч-дүрт сәгать көтәргә кирәк. – Һе…

Тэглар:

53

0