Бишенче көн XXXIII нче дөньякүләм #әдәбимарафон Миргазиян Юныс "Әсәрләр" китабына кертелгән "Табу һәм югалту" повестыннан өзек

Бишенче көн XXXIII нче дөньякүләм #әдәбимарафон Миргазиян Юныс "Әсәрләр" китабына кертелгән "Табу һәм югалту" повестыннан өзек

Каен яфрагы, мәтрүшкә исе аңкып торган мунчада Габдрахман әкренләп тынычлана башлады. Тәннән бәреп тир чыга. Тиргә ияреп ару, алжу чыга. Һәр күзәнәктә рәхәтлек; һава кайнар, тын алганда, мунча эссесе тешләрне пешереп китә, ә тәндә ләззәтле тынычлык. Габдрахман, тышка чыгып, саф һава сулап керде дә, мунча ташына эссе су сибеп, туйганчы чабынды. Салкын су белән коенып, чиста күлмәк киеп алгач, тын юллары иркенәеп китте. Тәнгә ябышкан авырлыкны, киеренкелекләрне юып ташлаган шикелле булды. Дөнья ничектер киңәеп киткән, һава нурлы. Кошлар сайрый. Ерак яланнан трактор тавышы ишетелә. Ләкин бу тавыш шәһәрдә ишетелгән мотор тавышына охшамаган. Саф һава, кояш нурлары металл дөбердәгән тавышны чистартып, йомшартып тора шикелле...254 нче бит #ӘдәбиМарафон #ӘдәбиМарафон2025 #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #ТанДимнәшрияты #МиргазиянЮныс

Тэглар:

50

0