
Ләбиб Лерон "Минем батыр куяным"
Бу әниләр, Бу әтиләр, Бу әбиләр: — Һәрнәрсәдән курка инде, Бигрәкләр дә куркак инде, Куркак инде Куян! — диләр... Ә мин менә, Ә мин менә, Ә мин менә Һич ышанмыйм куяннарның, Шундый йомшак наяннарның Бигрәк куркак Икәненә... Минем әнә, Минем әнә, Минем әнә Өйдә матур куяным бар, Ап-ак, батыр куяным бар, Булса да бик Нәни генә! Курыкмый ул, Курыкмый ул, Курыкмый ул Минем бармак янавымнан, Чиертеп алсам танавына Селкенеп тә Карамый ул. Кишер сорап, Кишер сорап, Кишер сорап, Минем кыю, шук куяным — Минем уенчык куяным! — Күзләремә Карап тора.
43
0