
#Әдәбимарафон #Әдәбимарафон2025 5нче көн Фаил Шафигуллин БЕР УЧ ПЕЧӘН
Юлдан олау узды… Шул олаудан Бер уч печән алып иснәдем. Исерттеме әллә бер уч печән? Нишләдем мин, Тукта, Нишләдем? Ак чәчәктәй балкып тагын килдең, Ак алъяпкыч сиңа килешә. Болын гүя дәртле Сабан туе – Тальян чыңлый, кызлар көлешә. Печән төсле яшькелт күзләреңдә Әйтеп булмый торган матурлык. Шул көнне без иң беренче тапкыр Иңне иңгә куеп утырдык. Тәүге канат, Ах, шул канатларда Баскан җирне тоймый йөрүләр… Кулларыңнан алып сөяргә дә Ник кыймадым икән мин юләр?! Юлдан олау узды… Шул олаудан Бер уч печән алып иснәдем. Менә хәзер, Әле яңа гына Бөреләнде гүя хисләрем.
42
0