
#Әдәбимарафон #Әдәбимарафон2025 6 нчы көн ТАБУ ҺӘМ ЮГАЛТУ Миргазиян Юныс
Яшел вагоннар бер-берсенә бәрелә-бәрелә. тимер тавышы чыгарып. Мәрьям яныннан узалар иде. Ул кызын алып китүче вагонны куып җитәргә теләп, йөгерә-атлый баруын дәвам итте: — Ишетәсеңме? Әйтерсең аның күкрәгенә төрттеләр. Мәрьям артка тайпылды... Перрон астында шәрә салкын рельс ята иде. Соңгы вагон артындагы кызыл ут чекрәеп Мәрьямгә карап бара. Ниһаять, кызыл ут та соргылт таш корылмалар артына күмелде. Ире дә, кызы да юк хәзер Мәрьямнең. Ялгызлык. Шыксыз бушлык чорнап алды. «... Кәримәне... су коенырга ялгызын җнбәрмәсә инде? Аңа ышансаң... Ул бит баланы чыныктырам дип авылга алып китте. Кәримәнең ашказаны начар. Габдрахман акламый, авылда суыткыч та булмый бит ичмасам. Ачыган аш ашатып баланы харап итмәсә инде... Әллә ияреп барырга кирәк идеме? Мәрьям үкенеп куйды. «Баланы...» Перрон очына утырткан тимер баганада семафорның салкын уты чекрәеп поезд киткән якка карап тора иде. Тирә-якта таш корылмалар. Таш һәм асфальт дөньясы. Кызы да юк хәзер Мәрьямнең, ире дә. Алар башкаладан минут саен, секунд саен ераклаша баралар Перронга яка пассажирлар җыела башлады. «Әллә ял сорап алырга инде?.. И раббым. баланы гына харап итмәсә ярар иде инде!» Шәһәр артта калды. Аннары шәһәр читендәге төзелеп бетмәгән йортлар, бакчалар, кырлар күренеп калды. Менә хәзер тәрәзә яныннан нарат агачлары йөгерә башладылар. Таза матур хатын бидон белән сөт алып кайта. Яшел койма буенда чәченә ак лента таккан кыз скакалка аша сикерә. Агачлар арасыннан поезд ягына тәкәббер караш ташлап торган бай дачалар.
43
0