
Туган як моңы Хәсән Сарьян
Агыйдел! Синең ак суыңа халык азатлыгы өчен бу җирләрдән дә көрәшеп үткән Чеверев, Чапаев каһарманнарның да каны коелган бит!… Аклар афәте дә үткән моннан. Нәкъ менә мин басып торган яр читенә бастырып, күпме коммунистны атып киткәннәр аклар. Ул шәһитләр каны да синең суыңда бит, Агыйдел! Бәлки, ярың да шуңа кызылдыр…
42
0