Гөлүсә Шаһбан "Табигатьтә генә көзләр әле..."

Гөлүсә Шаһбан "Табигатьтә генә көзләр әле..."

Табигатьтә генә көзләр әле, Шашып шашып җилләр исәләр... Ышанма син, язлар үтте инде, Гомер көзе җитте дисәләр! Табигатьтә генә көзләр әле, Язлар инде артта калганнар, Ә күңелне безнең мәңге үтмәс Назлы язлар биләп алганнар... Табигатьтә генә көзләр әле, Яфраклары җиргә сибелә... Әле безгә күпләр гашыйк булыр Күпләр өзелеп сөяр... кем белә!? Табигатьтә генә көзләр әле, Бар дөньяны, анда, сары сарган.... Ә күңелдә безнең җылы язлар, Агачлары яңа гына яфрак ярган... Табигатьтә генә көзләр әле, Сайрар кошлар инде күптән тынган, Ә күңелнең гөлләр бакчасына Сандугачлар яңа килеп кунган... Табигатьтә генә салкын көзләр – Ә күңелдә җылы яз әле... Ә йөрәктә бозлар эретерлек Мәңге бетмәс җылы наз әле!

Тэглар:

40

0