
Әдәби марафон-2025. 5нче көн. Мирсәй Әмир.Агыйдел.
Ул, яфрак араларыннан эзләп, кечкенә-кечкенә ямь-яшел кыярларны чеметеп кенә өзә, үзе һаман минем белән сөйләшә, миңа акыл өйрәтә: «Кыярны аны, синең кебек, тамыры белән йолкып чыгармыйлар, менә шулай ипләп кенә өзәләр, болай өзсәң, менә бу солы бөртеге кебек кенә кыярлар да бер-ике көннән тагын ашарлык булалар», – ди. Ул өзгән кыярлар чынлап та бик тәмле булып чыктылар. Мин аның кыланышларыннан баштарак бик нык шомланган идем. «Бу юри шулай кыланадыр, сугып егар өчен берәр уңайлы әйбер эзлидер йә булмаса кычыткан янына алып бара торгандыр» дигән куркынычлы уй йөрәгемне өзлексез талап торды. Ләкин Ибрайның йөзендә аз гына да ачу җыерчыклары күренмәве, озын сары мыекларының да тырпаеп түгел, елмаеп торуы, җитмәсә, чынлап ук тәмле кыярлар да өзеп бирүе тиз тынычландырды мине. Иптәшләрем турында да бөтенләй онытып, мондый бәхетле вакыйгага тап булуыма шатлана башладым. #Әдәбимарафон2025 #Миллионтатар
41
0