5 нче көн. Флера Тарханова "Гомерлек яра"

5 нче көн. Флера Тарханова "Гомерлек яра"

Районның бөтен кибетчеләрен учында биетеп тоткан райпо рәисе Шиһап Кадрия кибеттә эшли башлаган көннәрнең берендә алар авылына килеп төште. Авыл җитәкчеләре белән аралашканнан соң, җыйнаулашып кибеткә килеп керделәр. Моңарчы Шиһапның Кадрияне күргәне юк иде: күрде дә капланды. Зифа буйлы, япь-яшь, гаҗәеп җитез, чибәр кызның елмаеп сәламләве аны әсир итте. Башкалар белән сөйләшкәндә дә аннан күзен алмады. Кырыслыгы йөзенә чыкса да, Кадрия белән бик мөлаем сөйләште: нинди товар сатылмыйча ята, нәрсәләр җитешми - барын да белеште, сорашты. «Иртәгә үк кирәкле әйберләрне җибәртермен», - диде, Кадриянең күзләренә туры карап.

Тэглар:

43

0