
5 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Шамил Бикчурин «Бер ана балалары»
Барыннан да бигрәк шунысы гаҗәп: Төмәнгә китеп, моңа кадәр хәбәр-хәтерсез диярлек яшәп яткан Айрат та үзенең исәнлеген ешрак ишеттерә башлады, һич көтмәгәндә, ваемсыз бу малай өйдәгеләрнең барысына да озын-озын сәламнәр куеп хатлар язарга, телефоннан шалтыратырга тотынды. «Азат янына кайтасым бар, Азатны күрәсем килә», ди. - Беләм мин аның нәрсәне сагынганын! — дип елмая Азат. Менә бүген, ниһаять, ике туган яңадан кавыштылар... Коридордан ук шау-гөр килеп, көлешеп, сөйләшеп өйгә кайтып керделәр. Хәлимә аларга чишенергә булыша, ә Зәкия әби ишек төбендә: - Малай актыклары, кайда югалдыгыз бу кадәр? - дип шелтәли. Айрат юеш плащын салып элә дә юеш куллары белән әнисен кочаклый. Нәкъ менә малай чагындагы гадәте. - Әни, гафу ит, эш бит, эш! Азатның буровойларыннан әйләнеп кайттык,- дип акланырга маташа. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ШамилБикчурин #Алтынҗирдәятмый #Беранабалалары #хикәяләрһәмочерклар #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары
46
0