
Әдәби марафон 2025
🍁4нче көн Уят Син иртәрәк уят мине, әни, Таң йокысы татлы димә син. Матчадагы кипкән тал чыбыгы – Әти төсе, беркем тимәсен. Син иртәрәк уят мине, әни, Кояш елмайганчы күгендә. Тугайлыкта калган каз бәбкәсен Мин эзлимен әле бүген дә. Син иртәрәк уят мине, әни, Кулың белән кагыл иң элек. Без апрельдә, яланаяк килеш, Гөрләвекләр куып йөгердек. Син иртәрәк уят мине, әни, Чык юганда хәтфә үләнне. Самавырга чишмә суы салып, Чәйгә дәшик күрше-күләнне. Кайттылыр дип ишек ачар идең, Тәрәзәңә чыпчык кунса да. Син иртәрәк уят мине, әни, Уята күр, төштә булса да… Таһир Шәмсуаров «Аклыкка сыену» #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #ТатарстанКитапНәшрияты #КитапРадиосы
43
0