
4 нче көн. Сынау
Чыннан да Талия сүзендә торды. Талиб хезмәтен тутырып кайтканчы кичләрен танца-манцаларга йөрмәде, егетләргә күз салмады. Өйдә әнисенә булышты, мәктәптә дә яхшы укыды. Талиб авылга җитлеккән ир-егет булып, кырып ясаган кебек төз сынлы, чибәр ир-егеткә әверелеп кайтып та җитте. Аны зарыгып көткән Талиясе каршы алды. Талибның исән-имин хезмәт итеп кайтуына әти-әнисе һәм туганнары гына түгел, Талиянең дә әнисе бик шатланды, чөнки ул кызының егетен ничек зарыгып көткәнен белде, ә әтисе Талия өченче сыйныфта укыганда ук юл һәлакәтенә очрап һәлак булган иде. Талиб озын-озак ял итеп, киләп сарып йөрмәде. Талия мәктәпне укып чыккач та өйләнешергә сүз куешып, ул Чаллыга китеп эшкә урнашты. Вәгъдәләшкән вакыт та озак көттермәде, алар 1991 елның август аенда гөрләтеп туй ясадылар. Ике яшь йөрәкнең бер-берсен яратышып, кызның егеткә биргән вәгъдәсенә тугры калып көтеп алулары авыл халкының киң күңелле кешеләрендә горурлык хисләре уятты, кияү белән кәләшнең бер-берсенә шулчаклы пар килүләренә сокланып туя алмадылар. Көнчел бәндәләр төрле гайбәтләр сөйләп карасалар да, авыл халкы аларның сүзләрен игътибарга алмады. Алар яшьләргә ихлас күңелдән бәхетле һәм шатлыклы озын гомер теләделәр. Бу елларда Чаллыда эш табуы шактый кыенлашкан булса да, икесе дә КамАЗ заводына эшкә, Чаллы институтына читтән торып укырга да керделәр. Башта кеше фатирында тордылар, аннары Талиб белән Талияне шатландырып дөньяга Алия исемле кызлары тугач, заводтан бер бүлмә бирделәр. Көн арты көн уза торды, яшьләрнең тормышлары үзләренең тырышлыклары белән һаман да җайлаша, һаман да яхшыга таба алга бара. Инде Алияләре туып ике ел узуга әтисенең ярдәмчесе һәм нәсел дәвамчысы — малайлары да дөньяга аваз салды. Талибның тырышлыгы һәм уңганлыгы, Талиянең ирен эштән тәмле ашлар пешереп көтеп каршы алулары белән тормыш авырлыгы сизелмичә, вакыт һаман алга шуды, инде ике бүлмәле фатирлы да булдылар. Аларның тормышларына сокланмаган кеше калмады. Җае чыккан саен авылларына кайтып ике як әти-әниләренә ярдәм итәргә дә онытмадылар. Талиб бигрәк тә Талиянең әнисе — әбисенә ярдәмне ныграк күрсәтергә тырышты, чөнки ялгыз хатынга тормыш алып баруы кыен икәнен яхшы аңлый иде ул.
41
0