
4 нче көн, Сынау
Талияне үзе ләхеткә төшереште. Аны җирләгәч балалары Алия һәм Алмаз белән Гөлҗинан апа янына кайттылар. Бүлмәдә тынлык. Тынлыкны бозып, карчык мышкылдап елап җибәрде: — Бу... бу балаларны... хәзер кем карый... кем кеше итәр... Талиб, улым... минем дә исәнлегем юк... синең хәзер яңа гаиләң бар... — Әби, бер дә борчылма, мин балаларны үзем карап, үзем аларны укытып кеше итәрмен. — Әй улым,... шулай дисең дә бит... синең бит әле хатының бар, ул синең бу балаларыңны кабул итәрме икән? Хәзерге яшьләр бит ирнең балаларын кабул итәргә ашкынып тормыйлар. — Әби, Эльвира кабул итәчәк, ул яхшы хатын. Мин Алия белән Алмазны сентябрьдә укырга Чаллыга алып китәрмен. Башта Чаллыдагы кайсы мәктәп яхшырак буласын белешеп, сөйләшермен дә, киләсе атнада тагы кайтып китәрмен. Талиб Эльвираны Гөлҗинан апага ашыгыбрак мактаган булып чыкты. Кайткач та хатынына балаларын үзләренә алып кайтачагы хакында әйткән иде, әйтерсең лә Эльвираны җен алыштырды: — Нәрсә??? Нәрсә дисең,... Талиб? Син үз акылыңдамы? Син башта минем белән сөйләштеңме? Мин... мин...Талиянең балаларын карарга тиешме? Ә? Талиб һич кенә дә хатыныннан мондый сүзләр ишетермен дип уйламаган иде. Бервакытта да каршы сүз дәшкәне юк иде аңа Эльвирасы. Ул үзен кулга алып, мөмкин кадәр тыныч, сабыр тавыш белән болай диде: — Эльвира, беренчедән, балалар минекеләр, ә Талия инде вафат, аның турында начар сүз әйтергә хакыбыз юк. Икенчедән, хәтерләсәң, сиңа чәй эчәргә кергәч, мин үземнең ике бала атасы, балаларны ташламаячагымны әйткән идем. Син оныттыңмы ничек җавап биргәнеңне? Ә син: «Миннән сорадыңмы?» — дисең. Исән әтиләре була торып, аларны хәзер балалар йортына бирер дип уйлыйсыңмы? — Аларның әбисе бар... карасын! — Гөлҗинан апа үзе дә чирли, без, матурым, әйдә бозылышмыйк, балалар минем өстә, мин алар өчен җаваплы. Һәм без синең белән аларны карап кеше итәргә бурычлыбыз... — Җитте! Башка балаларың турында ишетәсем дә килми. Талия балаларын күземә күрсәтмә! Әллә Таһир синеке түгелме?! Үзем исән чакта бусагадан да атлатмыйм мин аларны! Ишетәсеңме?! Моннан ары балаларыңны күзем дә күрмәсен, колагым да ишетмәсен... Талиб, мондый ук сүзләр ишеткәч, катып калды. Юк, ул балаларын ташламаячак!
42
0