
Әдәби марафон 2025
✨4нче көн Балачагым Яланаяк чабып үскән Хәтфә болын керә төшкә. Балачакның җәй төсләре Әле һаман, һаман истә. Юл чатында юкәләре Колагымда шаулый сыман. Балачагым - күңелемдә, Бары еллар гына узган… Капка алды яшел җәймә. Мәтрүшкәләр баллы чәйдә. Гөрләвекләр, кәгазь көймә… Чык урамга тизрәк, әйдә! Гармун теле төймә-төймә. Түгәрәк ай суда йөзә. Калды инде балачагым, Ерак, ерак, ерак җәйдә! Әти-әни көтә кебек, - Таба исе, коймак мичтә. Балачакның мизгелләрен Оныталмый яшим һич тә! Иренемдә - шикәр тәме, Чишмә суы балдай татлы. Балачагым, мине көтеп, Ерак, ерак җәйдә калды. Эльвира Әхмәтова "Үзең булып кал!" #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #ТатарстанКитапНәшрияты #КитапРадиосы
48
0