
4 нче көн.
#әдәбимарафон2025 Билгеле, сугыш корбансыз булмый. Аны солдат сугышка китәргә повестка алган көнне үк исенә төшерә. Ләкин, әсир булырмын дип, мин уйлый да алмый идем. Киресенчә, дошман безнең җиребездә үзе әсир калган кебек тоела иде миңа. Чыннан да, әле сугышның беренче айлары гына. Безнең армия үзенең көчен җәеп җибәрергә өлгермәгән. Безне чолганыштан коткарулары мөмкин кебек иде. Дошман армиясе әле үзе чолганышта калмагае дигән фикер безнең күңелләрдә озак яшәде. Сугыш тарихында шундый хәлләр дә булгалаган. Безнең өмет киселмәгән. Үзебезнең армиягә кушылу ышанычы безне юата һәм безгә көч бирә иде. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #НәбиуллаХәсәнулыДәүләтшин #Яшәүбеләнүлемарасында #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы
45
0