
Расих Ханнанов "Чегән дәвасы"
4нче көн #әдәбимарафон Байтак вакыт базарда йөргәннән соң алар кайтырга чыкты. Әсмәбикә апа еш кына Гөлүсәгә карап ала. Кызның йөзе борчулы. Менә ул түзмәде: – Чегән ничек шулай дөресен әйтә икән? – дип сорап куйды. – Күрәзәче белә инде ул, – дип кенә җавап бирде Әсмабикә апа, берни дә булмагандай. Байтак вакыт узгач, ике ахирәт кабат очрашты. – Кыз ничек? – Әсмабикә апаның беренче сүзе шул булды. – Синең белән йөреп кайтканнан соң алмаштырдылар диярсең үзен! "Әникәем!" – дип кенә тора. Эшкә дә урнашты. Чөкердәшеп яшибез. Рәхмәт инде, ахирәткәем! #ТатарстанЯзучыларБерлеге #РасихХаннанов #Чегәндәвасы #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #КитапРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #НурлатМарафончылары #58нчетөркем
43
0