
Ләбиб Лерон "Бу - кайвакыт? Әйт, балам!"
Күз төпләрен угалап, Кояш уянып килә... «Кик-ри-күк! Торыгыз!» — дип, Әтәч куанып көлә. Кеше эшкә кузгала — Бу — кайвакыт? Әйт, балам! Сайрар кошлар «чут» та «чут» Гөрләшә дә серләшә. Агачларның яфраклары Лепер-лепер сөйләшә... Күктә кояш чайкала — Бу — кайвакыт? Әйт, балам! Ак болытлар, кызарып, Еракларга юл ала. Биек таулар артына Кояш кереп югала... Көн сүрелә кай ара — Бу — кайвакыт? Әйт, балам! Тәрәзәдән ай карый, Йолдызлар җем-җем яна. Акрын гына, талгын гына Тынлык иңә дөньяга... Кеше йокыга тала — Бу — кайвакыт? Әйт, балам!
49
0