Туган як моңы Хәсән Сарьян

Туган як моңы Хәсән Сарьян

Ярларың да, кеше гомере сыман, кителеп- кителеп кенә юыла тора, юыла тора… Пугач явын бастыргач, башкорт иленең Салаваттай асыл ирләрен асып, күпме дар агачы агызганнар синнән, Агыйдел! Алар сал өстендә җил-дулкынга чайкала-чайкала акканнар да акканнар, акканнар да акканнар - гел бер таба, гел түбәнгә таба… Ләкин егерменче йөз башында кинәт, агымга каршы юл ярып, Агыйдел буйлап яңа гасыр авазын салган Владимир Ульянов узып киткән. Мин басып торган ярга да карап узган ул Ленин… Соңыннан аңа меңнәр, миллионнар ияргән…

Тэглар:

60

0