
Дүртенче көн #әдәбимарафон Зәмирә Сәмигуллина "Кем син, насыйп яр?"
Һәркемнең үз сукмагы (Повесть) Кияүгә чыгып, ел ярым вакыт узгач, Зөбәрҗәт тә кыз бала алып кайтты. Әмма... Әти кеше баланың үзенеке булуына ышанмады. Хатынын бала тудыру йортына илткәндә дә, юл буе: «Бу минем баламы соң?» жанын телгәләде. Ә Зөбәрҗәткә шул баладан да кадерле кеше юк. Сабые аның хыялы, өмете, киләчәге. Кыз бала, әтисенә охшаса, бәхетле була, диләр. Аның кызы нәкъ әтисе! И Таһир, юләр син, бер гаепсез хатыныңнан көнләшәсең. Менә нинди матур кыз дөньяга китерде хатының дип, күңеленнән генә Таһиры белән сөйләште яшь әни. Яратып, сөеп туя алмас әле, балам, әтиең сине дип, баласының биләүдән кечкенә генә булып күренеп торган нәни борыныннан үпте... 23 нче бит #ӘдәбиМарафон2025 #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #АкБүренәшрияты #ЗәмирәСәмигуллина
52
0