
Әдәби марафон-2025.4 нче көн. Галимҗан Гыйлманов. Гөлләр дә елый.
Менә шул әбекәй минем күңелемне кузгатты да инде... Бәй, уйлап карагыз: кем инде өендәге гөлен тышка, көн-кояш яктысына алып чыгып йөри? Этләрне алып чыгалар – монысы һәркемгә мәгълүм. Мәчеләрне дә урамга җибәрәләр... Ә менә гөлләрен урамга алып чыгып йөргән кешеләрне күргәнем дә, алар хакында ишеткәнем дә юк... Сәер, бик сәер бит бу. Әллә?.. Әллә чынлан та акылга җиңелрәкме бу карчык? #Әдәбимарафон2025 #Миллионтатар
47
0