
4 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Шамил Бикчурин «Бер ана балалары»
- Минем хатын абыйныкы ише генә булмас, күрерсез, минем хатын матурларның да сирәк очрый торган экземплярларыннан булыр!—дип шапырына бит әле җитмәсә. Өйләнде бит, киребаш! Шул елны җәй институттан үзе белән бергә укыган студент кызны алып кайтты. Ишетә генә күрмәсеннәр, матурлык ягына килгәндә, Хәлимә килен алай сирәк очрый торганнардан түгел түгелен, олы киленнән шактый калыша, әмма бик басынкы, сабыр кыз. Малайның үзенә ошагач, анага ничек тә бара, акылы-тәүфигы белән генә торсыннар... Менә, балалары белән чыр-чу килеп, Хәлимә үзе дә кайтып керде. Балалы йортта бәрәкәт бар, дип тикмәгә генә әйтмәгәннәр - бүлмәләрне тутырып Зәкия әбинең оныклары чабыша башлагач, өй эче, ничектер, җанланып киткәндәй булды. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ШамилБикчурин #Алтынҗирдәятмый #Беранабалалары #хикәяләрһәмочерклар #ДөньякүләмәдәбимарафонДөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары
52
0