
Күңелем җылы тели
4 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Инде өмет җебе өзелде генә дигәндә, коеп яуган яңгыр пәрдәсе артыннан сүрән генә кызгылт фаралар яктысы юл алды. Тукталыш эчендә яшеренеп торган кыз, батып баручы салам бөртегенә ябышкандай, сумкасын кулына элеп, юлга йөгерде. Чәче буйлап агып, күзен каплаган су юлларын уч сырты белән сыпыра-сыпыра, бөршәеп, тәмам юешләнгәнче торды әле ул юл читендә. Машинаның туктамый үтеп китүеннән куркып, иртәрәк чыгып йөгерде шул.Көчле яңгыр шавыннанмы, әллә үзе шундыймы, якынлашып килгән машинаның тавышы бөтенләй ишетелмәде. Дөбердәп яшьнәгән күк астындагы яңгыр дәрьясында ул тавыш-тынсыз гына йөзгән кораб шикелле иде. Күз күреме арада кыз да машинаның ялтырап торган кыйммәтле иномарка икәнлеген шәйләп өлгерде һәм кинәт күңеленнән үткән: “Әй, Алла, мондый машина туктамас инде ул...” – дигән ачындыргыч уена игътибар итмәстән, бөтен гәүдәсе белән алга омтылып, кул болгады
Сылтамалар:
59
0