Әдәби марафон 2025

Әдәби марафон 2025

🍁3нче көн Чыпчык Гади чыпчык язмышы бар бездә, Һәм бу язмышыбыз – җирнеке! Илдә чыпчык үлми, дию дөрес, Үзеңнеке чөнки, илнеке. Сыерчыктай язда кайтып керми, Сандугачтай талда сайрамый. Бер матурлык кимемәсен дисәң, Баш тартырга аннан ярамый! Бураннарда, кышкы суыкларда Күшегәдер, бәлки, туңадыр. Тыңлый белсәң, үзгә моңга ия Күңел түрләренә кунадыр. Кичәге көн – искән Шөгер җиле, Аккан суны кара кайтарып... Нәни кошныкыдай гомердә дә Олы эшләр була майтарып! Җан җылысы туган туфрагыңда, Туган җиргә берни җитми ул. Шул чыпчыктан гыйбрәт аласы бар Бәхет эзләп читкә китми ул! Монда туган, монда гомер сөрә, Яратуы аның җирнеке. Илдә чыпчык үлми, дию дөрес, Үзеңнеке чөнки, илнеке! Таһир Шәмсуаров «Аклыкка сыену» #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #ТатарстанКитапНәшрияты #КитапРадиосы

76

0