
Әдәби марафон 2025
🍁2нче көн Ноябрь иртәсе Алмагачлар кардан тора, Акка манылган сагыш. Алмагач күздән югалыр, Кагыла калсаң ялгыш. Карга да җир кадерлерәк,– Ботаклар сыгылып төшә. Энҗе карлар учлап-учлап, Күрче, егылып төшә. Дөньяны аклык биләгән, Мин аклыкка сыенам. Бар җиһан чиста әйтерсең Сабый күңеле сыман. Басаргамы, басмаскамы Яңа яуган ак карга? Эзең калсын дисәң, бас син Сукмагыңны табарга! Җаныңа кер кундырмаска Гомерне үтәсе лә. Матурлык калдыру кирәк Ноябрь иртәседәй. Алмагач карга әйләнер, Кагыла калсаң ялгыш. Алмагачка кыш килешә,– Карга маныла сагыш. Таһир Шәмсуаров «Аклыкка сыену» #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #ТатарстанКитапНәшрияты #КитапРадиосы
51
0