
Люция Әблиева "Көздән яз исе килгән мәл"
3 нче көн #әдәбимарафон2025 Көздән яз исе килгән мәл, Көзнең әле кыз чагы. Иреннәре шундый татлы, Кайнар хисле – кочагы. Төннәр буе серләшсә дә, Серләре бетмәс мәле. Чагу төсләреннән балкый, Иңенә салган шәле. Көздән әле наз тамган чак, Күр, көнләштереп язны, Сибеп җиргә үз бизәген “Мин сөям!” – диеп язды. #ТатарстанЯзучыларберлеге #ЛюцияӘблиева #Көздәнязисекилгәнмәл #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #НурлатМарафончылары #58нчетөркем
57
0