3 нче көн.

3 нче көн.

#әдәбимарафон2025 Сугыш башланганда, көчләр тигез түгел иде. Моннан бер генә ел элек Россия белән Германия арасында төзелгән килешү пактын Гитлер сугышка әзерләнү өчен генә файдаланган. Дөресрәге, палач, шул пакт пәрдәсе артына качып, балта кайраган. Сугышның шулай мәкерле юл белән башлануын беркем дә көтмәгән иде, билгеле. Шул сәбәпле сугышның беренче елы Россия тарихында әле күрелмәгән авырлыклар аша барды. Шул көннәрдә мин меңләгән иптәшләрем белән Белоруссия кырларында дошман чолганышында калдым. Ләкин бу җиңелү түгел, сугышның бер моменты яки вакытлы бер хәле генә иде. Сугышта йөргән кеше моны яхшы белә. Сугыш һәр көнне яңа эз белән бара. Бүген солдатка котылгысыз булып күренгән хәл иртәгә бөтенләй киресенчә булуы мөмкин. Безгә шунысы билгеле иде: дошман безне чолгап алган, чигенү юлларын бикләгән. Тик бу әле бар да бетте дигән сүз түгел. Чөнки без үз җиребездә аяк басып торабыз. Тирә-ягыбызда үз авылларыбыз, үз халкыбыз яши иде. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #НәбиуллаХәсәнулыДәүләтшин #Яшәүбеләнүлемарасында #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы

Тэглар:

49

0