#Әдәбимарафон #Әдәбимарафон2025  4нче көн Ачкыч (хикәя) Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ

#Әдәбимарафон #Әдәбимарафон2025 4нче көн Ачкыч (хикәя) Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ

Бу кызны ул троллейбус тәрәзәсеннән күрде. Күрде дә, гашыйк булды! Төшеп калып, бик озак эзләде ул аны. Таба алмады. Кайтып подъезддан керсә…шул кыз…аларның ишеген… ачкыч белән ачып маташа иде! Халик аптыравыннан телсез калды. Кызның кырында ике зур сумка тора. Егет, гаҗәпләнүеннән бигрәк кызның матурлыгына сокланып, җай гына баскычтан менә башлады. Тегесе, менеп килүен шәйләп, егеткә озын камыш керфекләр белән бизәлгән, зәп-зәңгәр диңгездәй күзләрен бер сирпеп алды да һаман ачкыч белән ишек йозагын боргалавын белде. — Нәрсә, ачылмыймы әллә? Кая, үзем ачып бирим әле. — Егеткә бераз шикләнебрәк караса да, кыз, аның ихтыярына буйсынып, ачкычны егетнең учына салды. Егет иелеп йозак тишеген караган булды. Кызга: — Сумкаларыгызны читкәрәк алып торыгыз әле, мишәйт итәләр, — диде. Кыз сумкаларны читкә шудырган арада үзенең ачкычы белән йозакны ачып: — Сим-сим, ишек ач! – дигән булды. Әкияттәге кебек ишек җай гына ачылып китте. Кызның нәрсәдер әйткәнен дә көтмичә, иелеп аның сумкаларын алды да эчкә үтте. Тегесе дә бертуктаусыз рәхмәтләр яудыра-яудыра аның артыннан иярде: — Әл дә ярый сез туры килдегез. Югыйсә подъезд төбегездә кунарга туры килер иде. Рәхмәт инде сезгә. Зур рәхмәт. Чыгып китми торыгыз. Хәзер чәй куеп җибәрәм. Авыл күчтәнәчләре белән чәйләп алырбыз. Егет, эшнең көтмәгәндә шушылай борылуына куанып, үзенең фатирында чит кеше, кунак ролен уйнарга тотынды. Ваннада кулын чайкап чыгуына кунак кызы кухняда чәй табыны әзерләп йөри иде. Сумкасындагы авыл күчтәнәчләрен өстәлгә тезгән. Халикның залга үткәнен күреп, болай диде: — Мондагы тәртипсезлеккә бик аптырамагыз. Бу — Саимә апаның энесенең фатиры. Ул Себер якларында акча каера. Бүген генә авылдан килдем. Иртәгә миңа имтихан бирергә кирәк.

Тэглар:

49

0