#Әдәбимарафон #Әдәбимарафон2025  3нче көн Роберт Миңнуллин шигырьләре Хәния Фәрхинең вафатына

#Әдәбимарафон #Әдәбимарафон2025 3нче көн Роберт Миңнуллин шигырьләре Хәния Фәрхинең вафатына

Нинди авыр җәй булды бу? Бу соң нинди ел инде?.. Гомер буе җырладың син... Хәзер үзең җыр инде! Син моңлы җырга әйләндең, Җырның да үлемсезе... Килешми сиңа, Хәния, Килешми «үлем» сүзе. Син яшәрсең күңелләрдә, Яшәрсең җырларыңда. Кузгатырсың күңелләрнең Иң нечкә кылларын да... Чибәрлегең – күз алдында, Моңнарың – күңелләрдә... Ничекләр генә түзәрбез Моңнарың түгелгәндә?!

Тэглар:

47

0