3 нче көн. Сынау

3 нче көн. Сынау

Алар шушы чәй эчүдән соң ике ай гына очрашкалап алдылар да, өйләнешеп тә куйдылар. Никахны да авылга кайтып тормыйча, Чаллының бер мәчетендә укыттылар. Авылга кайтып гайбәткә «азык» әзерләп йөрмәскә булдылар. Никахтан соң Эльвира инде Талибның фатирына тулы хокуклы хуҗабикә булып кайтты. Зөфаф кичендә Эльвираның сафлыгын җуймаган булуы Талибны тагы гаҗәпкә калдырды. Ул инде «Эльвира бик кыю һәм чая, ирләрне күп күргәндер, менә хәзер кияүгә чыгарга да вакыт җиткәнлектән хатын аерган иргә чыгарга да атлыгып торгандыр», дип уйлаган иде. Туйны зурдан кубып ясамадылар, кыз да иптәшләрен генә чакырып ресторанда утыруны хуп күрде. Никахтан соң тугыз ай узуга дөньяга тагын бер малай аваз салды. Аны мәчеткә алып барып Таһир дип исем куштырдылар. Талиб, яңа гаилә корып җибәргәч, Талияне сирәк исенә төшерергә тырышты, шулай да балалары янына еш кайтып йөрде. Ул балалары өчен җаваплылыкны ныгытып үзенә бурыч итеп йөкләп куйды. Алия белән Алмаз да һәрвакыт әтиләрен көтеп алып кочаклап каршы алдылар. Талия Талибны күргән вакытта да: «Нихәл, Талиб?» — дип әйтүдән ары узмый иде. Талиянең әнисе генә Талибны күргәч: — Әй, балалар, нәрсә генә булды сезгә? Гөрләп торган тормышыгызны җимердегез бит... — дия иде. — Әй әби, үзем дә аңламыйм, ничек болай килеп чыкканын, без Талия белән бер-беребезне нык яратышып өйләнешкән идек, мин бит ничә тапкырлар кайтып Талия белән сөйләшеп карадым, үзең күреп тордың бит, әби... Өшкертеп карарга да теләдем, һәрвакыт катгый каршы килде, беркая барырга да ризалык бирмәде.

Тэглар:

49

0