
3 нче көн. Сынау
Талия Талибны армиягә озатып калганда әле тугызынчы сыйныфта гына укый иде. Авылда җиткән кызлар күп булса да, егет шушы кызга гашыйк булды да куйды. Кызның сөйкемле сөяге булгандырмы, башка төрле сәбәбе булдымы, үзенең сабакташлары арасыннан да, өлкән сыйныф кызлары арасыннан да Талибны үзләренә каратырга теләп карадылар, әмма Талиб аларга борылып та карамады. Ул унбердә, Талия сигездә укый, алар әйтерсең лә абыйлы-сеңелле, мәктәпкә дә бергә баралар, бергә кайталар. Кичләрен авыл клубына кинога да, биергә дә бергә йөрделәр. Әйтерсең лә бөтен дөньяда алар үзләре генә! Юк, алар онытылып исәрләнеп йөрмәделәр, кешелек кысаларыннан чыкмадылар, икесе дә мәктәптә яхшы укыйлар, җәмгыяви эшләрдә дә актив катнашалар. Авылда кайберәүләр аларны мактап туя алмасалар, икенче берәүләр чүбек урынына чәйнәделәр. Ә яшьләрнең халык теленә колак саласылары килмәде, аларның торган саен бер-берсенә карата булган ихтирамнары, мәрхәмәтлелекләре артканнан-арта барып, ихлас мәхәббәткә әверелде. Әти-әниләре дә кеше сүзенә карап яшьләрне бер-берсеннән биздерергә уйламадылар, чөнки егет белән кызның азып-тузып йөргәннәре булмады. Аларга күрше-күләннәре төрле «киңәш» белән әйткән сүзләренә җаваплары: — Вакыт күрсәтер әле, яшьлек юләрлеге белән йөрсәләр, үз вакыты җиткәч узып китәр, мәхәббәтләре чын булса, бергә булырлар, — дип кенә җавап бирә тордылар.
46
0