
ЯШЕРЕН ХӘЗИНӘ.. (Залия Нуриәхмәтова)
(Дәвамы:) Вил, Хисамны юк итәргә җайлы вакыт икәнен аңлап, машинасына йөгереп килеп утырды да Хисам киткән якка кузгалды. Озак барды ул куып,җайлы җирне көтте...Ә инде Хисам, кинәт борылыштан машинасын борып, поезд астына барып керүен аңлагач, җилкәсеннән тау тешкәндәй булды...Хәзер беркем дә комачауламас аңа!!! Тизрәк кайтып өйне тикшерергә! Үзенә булышырга ике эшсез тинтәк егет белән танышып куйган иде ул. Акча өчен ни кушсаң шуны эшләячәкләр... Тотылсаларда берни белмиләр... (3 нче бүлек) Машинасын куды Вил...Хисамның өендә ни булганын ачык белмәсәдә Вәсиләнең исән булмавында шиге юк иде.. Бер дә юкка шулай төн уртасында чыгып качмагандыр Хисам... Бердә юкка, тилереп , поезд астына барып кермәгәндер... Вил егетләренә шалтыратты ,ул кайтып җиткәндә ,шәһәр кырыенда, тегеләр көтеп торалар иде инде. Тинтәкләргә бер хәчтрүшнең аңа бурычлы булуын, өенә барып астын - өскә китереп, булган кыйммәтле әйберләрен табарга кирәклеген аңлатты да, кузгалдылар.. Вил, ишекне бәреп кереп Вәсиләне күргәч тә, бераз югалып калды.. Аннан, янына килеп сораша башлады..Вәсиләнең үзеннән нәрсә таләп итүен аңламаганын белсәдә, аннан котылырга булды... Муеныннан тотып селкедедә бар көченә аркасы белән стенага бәрде... Йортның астын-өскә китерсәләрдә берни тапмый чыгып киттеләр!!! Вилнең бөтен планнары,ничәмә еллар хыялланган хыяллары чәлпәрәмә килде... Кайдан,кемнән белгән Хисам хәзинә турында? Кайчан икенче урынга күчерергә өлгергән??? Бар серен үзе белән алып китте ул...Юк Хисам, юк, мәңгелеккә китте.. Хатыны да үлде бугай, исән калса да берни белми... Егетләрен юл буендагы кафега алып кереп "сыйлады" да,тегеләр машинада мәңгегә йоклап киткәч, урманга алып кереп ,бер чокырга бәреп, гәүдәләрен чабык - чыбык белән каплап калдырды.. Үзе туры аэропортка барып, беренче рейс белән Төркиясенә очты. Рәмилә һәркөн Вәсилә янында булырга тырышты. Вәсиләнең бер ай аңсыз ятудан соң хәтерен яңартасы, бу дөньяда яшәвен дәвам итәр өчен тәненә, җанына көч бирәсе бар бит әле... Хисамының юклыгын да Вәсиләгә әзерәк хәл кергәч, аякларына ныклап басып йөри башлагач кына әйттеләр... ...Вәсилә көннән-көн үзенә ябыла барды.. Рәмилә, апасын, йортын калдырып, шәһәргә үзе янына күчәргә күпме генә үгетләсәдә Вәсилә риза булмады. Аның тынычта, кеше күзеннән еракта яшисе, тормышында килеп чыккан, көтелмәгән аяныч үзгәрешне аңлыйсы, нидән шулай булганын беләсе килде...Матур табигать кочагында урнашкан йортында ниндидер яшертен сер бар кебек тоелды аңа.. Нәрсәдән шикләнде аның Хисамы,кемнән курыкты ул??? Ни өчен балта күтәрергә мәҗбүр булды??? Вәсиләне үтерергә теләмәгән иде бит ул...Кемне көтте Хисам ул төнне... Полиция күпме генә эзләнсә дә, күпме тикшерүләр уздырсада судка барып җитәрлек бер ныклы сәбәп тапмады... Берничә көннән, ике үле гәүдәне табып, тегеләрнең кемлеген ачыклагач, бу ике эшсезнең акча эзләп таларга кергәннәрен раслап тикшеренү эшләрен яптылар.. Ә балта турында Вәсиләдән башка беркемдә, беркайчанда белмәде.. Теге үзеннән сорау алган хашәрәт турында да әйтмәде Вәсилә! Ничек бурычлы булсын ди Хисам.. Аның истәлегенә тап тешерәсе килмәде Вәсиләнең. Тыныч йокласын Хисамы.. (дәвамы бар)
73
0