ЯШЕРЕН ХӘЗИНӘ... (Залия Нуриәхмәтова)

ЯШЕРЕН ХӘЗИНӘ... (Залия Нуриәхмәтова)

(Ахыры): Хастаханәдән чыккач та туры өенә кайтты Вәсилә. Рәмилә гаиләсе белән дә, үзе генә дә еш килеп йөрде.. Аннан,җәй узып киткәнче - дип, җыелышып, авылга әниләре янына кайттылар..Вәсилә белән булган хәлләрне әниләренә белгертмәделәр Туган як һавасын сулап, туганнары белән күрешеп йөри торгач Вәсиләнең йөзе ачылып, күзләрендә нурлар чагыла башлады.. Әнисе белән янәшәдә генә торучы сеңелесенең улы Фәдис шәһәргә укырга барырга теләк белдергәч шатланып үзендә торырга чакырды... Менә бүгенге төндә йөрәккә кинәт кенә шом салган, узган вакыйгаларны искә тешерергә мәҗбүр иткән шул Фәдис иде.. Көннәр,айлар уза торды.. Вәсилә эшкә, Фәдис укырга йөрделәр..Фәдис тә Вәсилә апасы кебек кичләрен айны күзәтергә ярата икән.. Шуңа күрә ул шатланып риза булды да апасында торырга. Авыл баласына шәһәр тормышына өйрәнергә, җитмәсә тулай торакта бер бүлмәдә төрле яктан җыелган берничә кеше белән яшәргә бик кыен бит ул беренче мәлне. Кыш узып язлар җитә башлагач, Вәсилә Фәдис белән киңәшеп, кухнядан аерым бакчага чыгу өчен, бер тәрәзәсен ишек ясарга булды.Җәйләрен чыгып алмагач астына өстәл куеп, чәй эчеп, сөйләшеп утырырга да рәхәт булачак.. Ишеккә заказ бирергә дип телефонын кулына алса да, Вәсиләнең нигәдер йөрәге тәрәзә төбенә тартылды һаман..Кичләрен ничәмә ничә тапкыр шушы тәрәзә төбендә уздырды ул айлы кичләрен..Кулы белән назлап сыпырып алмакчы иде, тәрәзә төбе кырыенда нәрсәгәдер кулы эләгеп китте... Тимергә дә ошаган кебек,келәгә дә .. Иелеп, әйбәтләберәк караса, исе китте.. Балта алып килеп бәргәли торгач тәрәзә төбе сандык капкачыдай ачылып китте... Ә анда!!! Нәрсә генә юк!!!! Вәсилә үзен әкияттәгедәй хис итте . Чынмы бу , өнемме бу - дип чеметеп тә алды әле үзен.. Менә ни өчен. курыккан Хисам!Менә ни өчен балта күтәргән!!!! Кайдан килгән монда бу хәзинә!!! Кемнән калган Хисамга бу байлык??? Вәсилә аптыравыннан тик ике сүзне кабатлады :- "Яшерен хәзинә..Яшерен хәзинә.." Залия Нуриәхмәтова

91

0