
ЯШЕРЕН ХӘЗИНӘ...(Залия Нуриәхмәтова)
(Дәвамы:) Шуңа соң кайтты ул өенә, шуңа Вәсиләнең сорашканын яратмады..Аның башы кайнады.. Шулай уйланып бара торгач, кинәт беренче туры килгән борылышка борды машинасын. Зур тизлек белән килгәч, алдагы шлагбаумны да күрмичә, бәреп тимер юлга, нәкъ килгән поезд астына килеп керде... Зур тизлек белән килгән төнге поезд да аны күреп өлгермәде, машинаны шырпы кабыдай сытып үз юлын дәвам итте.. Менә шулай үзе дә аңламыйча, бар хыялларын үзе белән алып,яшерен хәзинәсен калдырып, китте Хисам... Хисам китте..Сере калды...Вил калды әле... Мәкерле планнар корып, нәсел хәзинәсен табарга кайтты ул, ата - бабасының туган җиренә. Совет хокумәте тарафыннан кысылып, туган җирләрен ташлап чит җирләргә китәргә мәҗбүр булган бабаларының алып китә алмыйча яшереп калдырган байлыгын табырга тиеш Вил. Туган илгә кайту белән үзләренең нәсел җепләрен эзләргә булды. Бабасыннан Россиядә нәселенең бер ботагы большевикларга авышып,исем фамилиясен алыштырып, туганнарыннан баш тартып калганын белә иде.. Эзләнә - сораша торгач Хисамга юлыкты һәм аның да бик гади кеше түгеллеген аңлады.. .Бик шикләнүчән,астыртын,хәйләкәр иде Хисам. Очрашып сөйләшкәндә нәселе турында берни белмәвен әйтсә дә күзләрендәге ниндидер хәвеф барлыгын күрде Вил! Хисамның алдарга тырышуын, хәзинә турында бик яхшы белүен аңлады. Икеседә бер нәселдән бит алар,икесенә дә малчылык,хәйләкәрлек кан белән сеңгән!!! Ана сөте белән кергән! Шуңа Вил Хисамның һәр адымын күздән очкындырмаска булды.. Беренчедән, кайда яшәгәнен белде. Шәһәрдән читтә аерым зур йортта торуы аның өчен әйбәт иде.Күзләр әзерәк, кеше күрми.. Хәзер җаен табып өйгә керәсе, эзләнәсе калды..Юкка мондый аулак җирдә яшәмидер ул. Балалары булмавы да әйбәт, алай - болай булса кул калтырамас. Тик менә Хисам да аның планын аңлады бугай, кичләрен өенә туры кайтып туктамыйча , машинасы белән,йортлары тирәсен. әллә ничә әйләнеп чыга..Соңгы тапкыр Вилның күзәткәнен күргән кебек тә тоелды... Җайлы урын табып, Вил төнгә күзәтергә калды..Бу якта йокы бүлмәсе булырга тиеш..Тәрәзәдә төне буе ут сүнмәде, пәрдә аша хатын -кыз шәүләсе күренгәләп алды. Бу якта бакчага караган өч тәрәзәдән күзләрен алмады ул...Төн тыныч,аяз күктә тулган ай тирә якны яктырта..Кинәт, икенче бер утсыз тәрәзәдән, кемнеңдер карап торганын шәйләде Вил. Башта Хисам аның үзен күзәтәдер кебек тоелып йөрәге сискәнеп китте. Яхшылап күзәтә торгач хатын-кыз икәнен аңлады. Бәхетле хатын төнен тәрәзә төбендә уздырмый , ире кочагында татлы төшләр күреп, ләззәтләнеп йоклый ...Димәк Хисам сине дә алдаган, сине дә яратмый - дип кызганып куйды Вәсиләне.. Шулчак хатынның баш өстендә нәрсәдер ялтырап китте кебек һәм шул ук минутта гәүдә юкка чыкты... Нәрсә бу??? Ни булды??? Арттан килеп бәрдеме,әллә инде үтердеме??? Вил бер мизгелгә югалып калды..Аннан ниндидер тавыш ишетеп шул якка чапты. Капка ягына килеп җиткәндә Хисамның машинасы ыргылып капкадан чыгып китте.. (дәвамы бар)}
109
0