ЯШЕРЕН ХӘЗИНӘ..

ЯШЕРЕН ХӘЗИНӘ..

Залия Нуриәхмәтова (2нче бүлек) Ярдәм килеп җиткәнче Рәмилә апасын аңга китерергә тырышып карады...Куркуыннанмы башы авырайды, берни аңлый алмады ул...Кемгә начарлыгы тигән Вәсиләнең??? Хисамы кайда??? Рәмилә аңына килеп, тизрәк, калтыраган куллары белән сумкасыннан телефонын алып, Хисамга шалтыратты...Әмма җавап булмады. Шул арада бер-берсе белән узышкандай,полиция белән ашыгыч ярдәм машиналары бер-бер артлы килеп туктадылар. Вәсиләне шәһәр хастахәнәсенә алып киттеләр.Рәмиләне, калып, сорауларга җавап бирүен таләп итеп калдырдылар. Рәмилә апасын озата барырга бик ашкынсада калмый булдыра алмады... Бер ай вакыт узды дигәндә Вәсилә аңына килде.. Бер ай!!! Рәмилә өчен иң авыр ай булды ул!!! Аны төрле сорауларга җавап бирергә чакырып йөдәттеләр... Нәрсә белсен инде Рәмилә! Әле Вәсилә үзе дә берни белмидер - диеп уйлады ул. Чөнки Хисамның яшертен, җыштын кеше икәнен белә иде Рәмилә. Апасы нишләп күрә белмәде икән, Хисамының астыртын, яманлыгының күзендә чагылуын... Мәхәббәт пәрдә өлгәндер инде күзләренә. "Любовь зла,полюбишь и козла"- дип урыслар юкка әйтмиләрдер инде... Әллә куркытты, янады микән??? Рәмилә соңгы вакытларда сизгән иде бит апасының үзгәрүен, күзләренең сагышланганын күргән иде..Нигә каты тормады икән,нигә әйбәтләп сорашмады апасының хәлләрен..Бик сирәк күрештеләр шул соңгы елда.. Һәрвакыт ниндидер сәбәп табылды..Әлеге дә баягы шул Хисам комачаулады.. Хисамның үзен кисәкләп җыеп җирләделәр..Ул, төнлә хатынын үтерә язганын аңлап, чыгып машинасына утырып киткәч, шәһәр артында бик каты куды..Әле дә төнлә юл ачык,машиналар юк диярлек.. Ул тилерде.., ничек хәзер кире кайтып Вәсиләсе күзенә күренергә, ничек итеп аны үтерергә теләмәгәнен аңлатырга...Юк,юк бернәрсә дә белмәскә тиеш Вәсилә!!! Ул яшерен хәзинә аныкы гына! Беркемгә дә бирмәс ул аны..Җаен табып алып китәр ул аны...Менә, планы барып чыкса, алыр да китәр, ата- бабасыннан калып дистәләгән еллар аны көтеп яткан байлыгын.Чит илдә рәхәтләнеп океан буенда виллада яшәр...Аның тирәсендә бары да биеп торырлар, һәр теләген булдырырлар.. Вәсилә юк иде аның хыялында.Чөнки Вәсилә аның хыялына каршы булачак, беркая да китмәячәк ул. Шуңа Хисам шундый астыртын,шуңа ул һәрвакыт шикләнүчән.. Ләкин соңгы вакытларда ниндидер кеше аңа шалтыратып очрашырга чакырып аптыратты.. Хисам төрле сәбәп табып очрашырга ашыкмагач, теге кеше үзе аны тапты. Сүзен ерактан башлады ул, озын - озак үзе турында сөйләде, ата- бабаларын,нәсел - нәсәбен...Хисамның шикле йөрәге ярсып тибә башлады..Аңлады ул, аңлады..Бу адәм белән алар бер нәселдән, бу адәм аның хәзинәсен эзли... Хисам аңламаска тырышты, әти - әнисенең яшьләй бу дөньядан китүләрен, үз нәселенең тарихын бөтенләй белмәвен әйтте..Ләкин Вил ышанмады, аның да байлыкка хирыс йөрәге сизенде Хисамның гади кеше түгел икәнен. Күпне күргән хәйләкәр Вил кешенең карашыннан аңлый иде кем икәнлеген. Җитмәсә бер нәселдән бит алар!!! Кан белән күчкән аларга астыртынлык, яшертен хәйләкәрлек. Ююк, күздән очкындырмас ул Хисамны.. Хисам да эченнән генә бу кешедән ничек котылу турында хәйлә кора башлады... (дәвамы бар)

Тэглар:

16

0